Татарстанда җитештерү һәм куллану, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге схеманы үзгәртергә ниятлиләр. Өстәвенә, аның электрон моделен булдыру планы да бар. Әлеге максатларга 8 миллион сум акча бүленгән, диелә дәүләт сатып алулары сайтындагы тендерда.
Эшләрнең заказчысы – ТР Баш инвестиция төзелеш идарәсе. Документлар нигезендә, территориаль схема түбәндәге бүлекләрне үз эченә алырга тиеш:
калдыкларның барлыкка килү чыганакларын табу;
барлыкка килгән калдыкларның саны;
калдыкларны утильләштерү һәм урнаштыру буенча актуаль максатчан күрсәткечләр;
калдыкларның туплану урыны, тиешле сандагы контейнерлар һәм бункерлар турында мәгълүматлар.
Моннан тыш, схемада калдыкларны утильләштерү һәм урнаштыру өчен планлаштырылган төзелеш һәм реконструкция объектлары турында мәгълүматлар (һ.б.) урын алырга тиеш.
Аерым бер бүлекнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чик тарифларының фаразланган күрсәткечләренә багышлануы шарт. Искәртеп үтелгәнчә, алар төбәк операторының һәр зонасы өчен аерым билгеләнәчәк.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү схемасының электрон моделенә килгәндә, ул территориаль схема мәгълүматларының ачыклыгын һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «мәгълүмати ачыклыкны» тәэмин итү өчен билгеләнгән. Шулай ук аның ярдәмендә мәгълүматларны оператив рәвештә яңарту, анализ ясау һәм төп күрсәткечләрне үткән елларныкы белән чагыштыру күздә тотыла.
Башкаручы эшләрне килешү төзегәннән соң 90 көн эчендә төгәлләргә тиеш. Бәйгегә аны сайлау буенча нәтиҗәләр 28 августтан соң ясалачак.