Бүген «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Равил Сабыр тәхәллүсе белән танылган язучы, журналист Равил Сабиров белән очрашу оештырылды. Язучы «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән детектив романын тәкъдим итте.
«Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре – Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырган ачык әдәби конкурс өчен махсус язылган роман. «Әлеге зур әсәргә тотынганчы мин драма әсәрләре, пьесалар белән эшләгән идем, ләкин соңгы елларны драма язудан туктадым, башка әйбер язарга теләк юк иде. Конкурс чыккач, иптәшләр, каләмдәшләр мине катнашырга үгетли башладылар. Башланган пьесам булуы, конкурс игълан ителүе, дусларның дәртләндереп торуы әсәрне яза башлау өчен зур этәргеч булды», – диде Равил Сабыр.
Автор башта повесть язырга ниятләвен, ләкин әсәрнең киңрәк булып чыгуын һәм повесть жанры кысаларыннан чыгып китүен билгеләде. «Роман булып җиттеме-юкмы икәнлеген мин үзем дә белми идем, шуңа күрә конкурска да жанрын билгеләмичә генә җибәрдем. Белгечләр аны «Роман» җанрына керттеләр, һәм ул өченче урын алды», – дип, сөйләде Равил Сабыр.
Язучыны котларга каләмдәшләре, журналистлар һәм укучылары җыелган иде. Шагыйрә Илсөяр Иксанова әдәбият галиме Дания Заһидуллинаның әсәрне постмодернизм стиленә кертүен искәртте. «Әсәр иң беренче чиратта укучыга атап языла һәм аны эләктереп алырга тиеш. «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре исеменнән башлап ук детектив жанрының бөтен кагыйдәләренә туры китереп язылган. Әсәр шул кадәр кызыклы, укучыны алып кереп китә, хәтта туктап та булмый. Әсәрдә туксанынчы еллар, ягъни безнең чор, таныш вакыйгалар сурәтләнә, ләкин алар яңа яссылыкта ачылган, теле җиңел», - диде Илсөяр Иксанова.
Равил Сабыр хәзерге вакытта әсәрнең инсценировкасын эшләвен әйтте. Роман Әлмәт татар дәүләт драма театрында куелырга тиеш. Премьераның төгәл вакыты әлегә билгеле түгел.