Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни үзәге «Гадел Кутуй безнең йөрәкләрдә» марафоны кысаларында «Фронттан хатлар» дигән мастер-класс оештырды.
Чара Пензаның 74 нче номерлы урта мәктәбендә булды. Бу турыда Пенза татарларының ВКонтактедагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Аны мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Байбулатова һәм Каюм Насыйри институты методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дина Янгуразова оештырды.
Мастер-класста балалар солдат Гадел Кутуй тарихы, аның хатынына һәм балаларына язган хатлары белән танышты, диелә хәбәрдә.