Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар йортын 2012 елдан бирле җитәкләгән.
29 июльдә Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар йорты директоры вазифасыннан киткән.
«29 июльдә приказ чыкты. Ирек Илдусович дүшәмбедән эшкә килмәде. Әлегә директор вазифаларын аның урынбасары башкара», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Халыклар йорты директорының кабул итү бүлмәсендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ирек Шәриповның нинди вазифага китүе әлегә билгеле түгел.