Бүген, 1 август көнне, 12:00 сәгатьтә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу була. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Очрашу җәмәгатьчелек вәкилләре, әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре, шагыйрьнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашында узачак.
Истәлекле иҗади очрашу кысаларында татар балалар әдәбияты, Роберт Мөгаллим улының иҗади мирасы мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.