Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 60 бала туган. Шуларның унбере башка шәһәрнекеләр. Бу хакта «Туган як» сайты шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Моннан тыш, хатын-кызлар консультациясендә 1,2 меңнән артык йөкле хатын-кыз исәптә тора. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 21 бала һәм 15 әни дәвалана. Бер атна эчендә Перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 91 мөрәҗәгать килгән.