Актанышның Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе Татарстанда беренче булып федераль дәрәҗәдәге «Беренчеләр гранты-2023» конкурсында җиңү яулаган. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Мәктәп коллективының «Бабайда кунакта» паркына авыл туристлык велопоходы» проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 297 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Проект кысаларында Актаныш районы яшьләре өчен туристлык велопоходы оештырылачак. Велопоход маршрутында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган Әнәк авылы да бар.
Проект җитәкчесе - Яңа Әлем төп белем бирү мәктәбе директоры һәм «Ниппель» велоклуб әгъзасы Илназ Шәрипов.
«Яңа Әлем мәктәбе коллективын, проект җитәкчесе Илназ Шәриповны бу олы җиңүләре белән котлыйбыз, максатларыгызны гамәлгә ашыруда уңышлар теләп калабыз», диелгән хәбәрдә.