Чувашия республикасы татар милли-мәдәни автономиясе җыелышында оешма җитәкчесе билгеләнгән. Хисап-сайлау җыелышы Чабаксарда Халыклар дуслыгы йортында узган. Бу хакта автономия сайтында хәбәр ителә.
Җыелышта катнашучылар милли-мәдәни автономия рәисе итеп Хәйдәр Сафиуллинны бертавыштан сайлаган. Ул рәислекне дәвам итә.
Хәйдәр Сафиуллин автономиянең соңгы өч елда булган эше һәм уңышлары турында хисап тоткан. Җыелышта башкарылган эшкә нәтиҗә ясалган, проблемалар күтәрелгән һәм киләсе елларга максатлар һәм бурычлар билгеләнгән. Оешма советына 11 кеше кергән. Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры вазифасына Ирек Җиһаншин сайланган.