Татарстанда 18 июльдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин белән онлайн-эфир уза. Чара 15.00дә башлана. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә
«Түбән Кама: нефть химиясе башкаласы ничек үсә» дигән темага туры эфир барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
соңгы елларда Түбән Кама районы ничек үзгәрде;
якын арада нинди проектлар тормышка ашырыла;
Чулман аша яңа күпер һәм урау автомобиль юлы кайчан ачылачак;
туристлар өчен нинди тарту нокталары булдырылган.
Моннан тыш, үзләрен кызыксындырган сорауларны тамашачылар онлайн эфир вакытында бирә алачак.