Әтнә районында яшәүче ир-атка карата саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерүгә бәйле җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
Тикшерүчеләргә билгеле булганча, 14 июльдә ир 60 яшьлек хатыны белән бергә урманга утынга барган. Агач ботакларына эленеп торган, сынган каен табып, ир-ат аны кисәргә тотынган.
Кайсыдыр мизгелдә 13 метрлы агач кирегә борылган һәм хатын-кыз өстенә төшкән. Ул урында ук һәлак булган.
Җинаять эше буенча тикшерү бара.