Кырым күпере конструкциясе бу төндә булган гадәттән тыш хәл аркасында зыян күрмәде, әмма юл өлгесе җимерелгән. Бу хакта РФ Транспорт министрлыгы үзенең телеграм-каналында белдерде.
«<...> Кырым Республикасы ягыннан Кырым күперендә терәкләр арасындагы юл япмасы зыян күрде. Конструкцияләр үз терәкләрендә тора», - диелә ведомство хәбәрендә. Күпернең торышын тикшерү дәвам итә.
Моннан тыш, ике кешенең һәлак булуы турында мәгълүмат барлыкка килде. Бу хакта Краснодар краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итә. Аның мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл вакытында күпер буйлап җиңел автомобиль хәрәкәт иткән. Автомобильдә булган кыз җәрәхәтләр алган, ә аның әти-әнисе һәлак булган.
Билгеле булганча, бүген иртән Кырым күперендә гадәттән тыш хәл аркасында хәрәкәт туктатылган дигән мәгълүмат пәйда булды. Бу хәл Краснодар крае ягыннан 145 нче терәк районында була.