Дәүләт Думасы депутатлары үзмәшгуль буларак теркәлгән РФ гражданнарына үзләре җитештермәгән товарны сатарга рөхсәт итә торган закон проекты тапшырды. Алар фикеренчә, бу профессиональ керемгә салым түләүче затлар өчен эшчәнлекләрендә киң сайлау мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Закон проекты тарафыннан махсус салым режимына күчкән затлар өчен эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтүне күздә тоткан үзгәрешләр кертергә һәм сәүдә мәйданчыкларында үзең җитештермәгән товарны сатуга куярга рөхсәт бирергә тәкъдим ителә», - диелә аңлатма язуында.
Хәзер мондый затларның, шәхси, өйдә һәм башка шундый ихтыяҗлар өчен кулланылган милекне сатуны исәпләмәгәндә, чит товарны сатарга хакы юк. Бу тыюны үз көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә.
Закон проекты авторлары искәртүенчә, РФ Хөкүмәте узган ел хуҗаларының рөхсәтеннән башка гына чит илдә җитештерелгән, ихтыяҗ зур булган оригиналь товарларны Россиягә кертергә рөхсәт итте. Соңрак, 2022 елның июнендә Россия Президенты Владимир Путин параллель импортны рөхсәт иткән законны имзалады.