Волгоград өлкәсе татар хатын-кызларының «Ак Калфак» Төбәк иҗтимагый оешмасында «Шәҗәрә бәйрәме» узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә Одногуловлар, Мулеевлар, Әхмәтовлар, Измайловлар, Сабировлар гаиләләре вәкилләре үзләренең нәсел тамырлары турында сөйләде. Чараны оештыручылар балалары белән бергәләп төзегән шәҗәрәләр белән таныштырды. Әблиевләр, Ишназаровлар, Янмаевлар, Әгъләмовлар гаиләләренең нәсел агачлары тәкъдим ителде. Татар җырлары яңгырады. «Чишмә» татар халык ансамбле борынгы көйләр, Татарстан турында җырлар башкарды. Җырчы Альбина Сөләйманова исә әнисе һәм җир җиләгенә багышланган җырлар тәкъдим итте. Фәридә Абдуллова үз шигырьләрен укыды.
Чара кунаклары Волгоград татарларының (алар, көчләп чукындырудан качып, Иделнең түбәнге өлешенә килеп урнашкан) тарихи Ватаны – Тәтеш шәһәренә сәфәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Кече Ватан турындагы видеоролик берәүне дә битараф калдырмады. Чарада катнашучыларның барысы да әлеге шәһәрне, борынгы бабалары йөргән юлларны барып күрү теләген җиткерде, диелә хәбәрдә.