Төмән өлкәсендә III «Себер бавырсагы» гастрономия фестиваленә гаризалар кабул ителә. Быел әлеге бәйрәм Тубыл районының 100 еллыгына багышлап үткәреләчәк. Бу хакта Төмәннең «Яңарыш» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.
Оештыручылар анда Төмән өлкәсе генә түгел, Россиянең башка төбәкләре командаларын да катнашырга чакыра. Бәйрәмдә катнашучыларның бурычы – биеклеге һәм диаметры буенча иң зур бавырсак пешерү. Җиңүченең нәтиҗәсе «Россиянең рекордлар китабына» кертеләчәк. Анда 2021 елда узган I Гастрономия фестивалендә Тубыл районының Санников авыл җирлеге осталары командасы пешергән иң зур Себер бавырсагы теркәлгән инде. Аның киңлеге – 62 сантиметр, биеклеге 32 сантиметр тәшкил итә.
Фестиваль 22 июль көнне Прииртышский бистәсенең «Сибиряк» спорт комплексы стадионында узачак. Чарада катнашу өчен заявкалар 14 июльгә кадәр кабул ителә.