Узган якшәмбе, 2 июль көнне Әрмәнстан башкаласы Ереван үзәгендә Русиядән килгән мөһаҗирләр һәм җирле халык сабантуйда катнашты – кашыкка йормырка салып йөгерде, катык урынына әрмән мацуныннан тәңкә эзләде, ә Юстина исемле җырчы Габдулла Тукайның "Туган тел"ен башкарды.