Узган төндә Мәүлетов урамында бер кешенең үлеменә китергән низаг булган.
«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткәнчә, исерек хәлдәге өч егет кафега кергән һәм пиццага заказ биргән. Павильонда сатучы һәм егетләр арасында низаг купкан һәм сатучы ярдәмгә иптәшен чакырган.
Тегесе ярдәмгә корал тотып килгән. Ул бер егетне пычак белән кадап үтергән, тагын икесен җитди яралаган – аларны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Һөҗүм итүче җинаять урыныннан качып киткән, хәзер аны полиция хезмәткәрләре эзли.