Ипотека алырга хәленнән килмәгән россиялеләр өчен торак лизингы альтернатива булырга мөмкин. Россия Банкы шундый хезмәт булдыру мөмкинлеген караячак, дип яза «Известия» газетасы.
Торакка мохтаҗ кешеләр өчен мөмкинлекләрне киңәйтү узган ел кабул ителгән 2030 елга кадәр финанс базарын үстерү стратегиясендә каралган.
Үзәк Банкта билгеләп үтүләренчә, коммерция лизингы яки аренда бөлгенлек процедурасын узган кредит тарихы булмаган россиялеләр, шулай ук беренчел взноска акчасы җитмәгән кешеләргә туры килә. Мондый хезмәт (сатып алу хокукы булган аренда) Италия һәм Испаниядә күрсәтелә инде. Россиядә дә уңышлы үрнәк (ДОМ.РФ тәкъдим иткән торак арендалау проекты) бар.
Россия Банкында торак лизингы проекты әле карала гына, дип искәрттеләр. Шулай да банк секторы вәкилләре инануынча, әлеге алым бары тик булган вариантларны гына тулыландырачак. Өстәвенә, аны үстерүдә дәүләт ярдәме кирәк.