«Россиянең мәгълүмат телеграф агентлыгы (ИТАР-ТАСС)» ның яңа генераль директоры итеп Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе (ВГТРК) башлыгының элеккеге урынбасары Андрей Кондрашов билгеләнде. Бу хакта боерыкка Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин имза куйган.
Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында мәгълүмат агентлыгын моңарчы җитәкләгән Сергей Михайловның вәкаләтләрен туктату турында документ та бар.
«Михайлов Сергей Владимировичны үз теләге белән <...> вазифасыннан азат итәргә», — диелгән анда.