Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Инвестиция декларациясен 2028 елга кадәр озайтты. Карар хокукый мәгълүмат порталында урын алган.
«<...> атаманы «2028 елга кадәр» сүзләре белән тулыландырырга <...> үзгәртеп язарга», — диелгән документ текстында.
Өстәмәдә язылганча, Татарстан Республикасының инвестицион үсешенең төп максаты булып инвестицияләрнең реаль үсешен тәэмин итү тора. Ул, 2020 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2030 елга кадәр төп капиталга милли максат үсешенең 70 процентына ирешүгә кертем сыйфатында була. Шулай ук, төбәктә инвестиция эшчәнлеге алып баруда ачык шартларны билгеләү юлы белән инвестицион климатны яхшырту максаты тора.