6 июльдә Татарстан территориясендә коры һәм эссе һава торышы саклана, дип кисәтә ТР Гидрометеоүзәге.
Алмашынучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 9 метрга җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 16-21 градус җылы булачак. Көндез һава 29-34 градуска кадәр җылыначак.