Арт-резиденция махсус хәрби операция катнашучылары өчен иҗади фронт бригадалары төзи.
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сезон ахырына багышланган йомгаклау җыелышы бер минут тынлык белән башланган. «Шулай итеп, катнашучылар махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарны искә алды», - дип хәбәр итә фестиваль хәрәкәтенең матбугат үзәге.
Театр сезоны тәмамлангач та, труппа әлегә ялга китәргә җыенмый. Театрның баш режиссеры Александр Туманов ике иҗади фронт бригадасын оештырырга тәкъдим иткән. Алар хәрби бүлекләрдә һәм госпитальләрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен концертлар һәм театр тамашалары күрсәтәчәк. «Бүген традицияләрне саклау белән шөгыльләнүче театрлар күп түгел. Без бөекләр – Константин Станиславский, Михаил Чехов, Всеволод Мейерхольд һәм Евгений Вахтангов васыятьләре буенча яшибез. Әйдәгез, алга таба да бу юлны лаеклы дәвам итик», - дип өндәде җыелганнарны театр директоры Дмитрий Туманов.
Сезон ябылганда баш режиссер Александр Туманов һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның һәм Кырым Республикасының атказанган артисты Дмитрий Платонов Чехов хикәяләре буенча «Хамелеоннар» сатирик комедиясен ябык күрсәтте. Яңа театр сезоны шушы спектакль белән башланачак. Спектакль өчен ТР Иҗтимагый палатасы грант бүлеп биргән. Киләсе сезонда арт-резиденция берничә премьера чыгарырга өметләнә. Александр Вампиловның «Старший сын» пьесасы буенча спектакль әзерләнә. Яшь тамашачылар өчен шагыйрь Юлий Кимның «Принцессаны кем үбәчәк?» әкияте куелачак.
Узып баручы театр сезонында труппа А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк сәхнәсендә, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, Болактагы театрда чыгыш ясаган. Театр труппасы республиканың 13 районында булып өлгергән. Алар арасында – Алексеевск, Зәй, Кукмара, Яшел Үзән, Мөслим, Әгерҗе, Сарман, Әтнә, Алабуга һәм башкалар.
Гыйнвардан майга кадәр Пушкин картасы буенча гына 24 чара уздырылган, аларда 6 873 кеше катнашкан. Тамашачылар аеруча яраткан спектакльләр исемлегендә — испан драматургы Лопе де Веганың «Изобретательная влюбленная» классик комедиясе, Әзербайҗан композиторы Узеир Гаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе, татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча татар һәм рус телләрендәге «Ерак йолдыз яктысы» гыйбрәтле спектакле.
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе артистлары беренче тапкыр Россия милли республикалары һәм чит илләр рус театрларының «Дуслык күпере» халыкара фестивалендә, шулай ук, Болгарда узган «Беренчеләр форумы. Иҗат лабораториясе»ндә катнашкан. Аны «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге оештырган.
«Билгеле вакыйгалар аркасында үз сәхнәбез булмавына карамастан, театр сезоны бик уңышлы узды. Без спектакльләрне саклап кына калмыйча, сыйфат ягыннан да яңа дәрәҗәгә чыга алдык», - дигән Александр Туманов. 2022 елда булган янгын нәтиҗәсендә театр бинасында әле дә ремонт эшләре бара.
Йомгаклау җыелышында Дмитрий Туманов зур театр гаиләсенең барлык әгъзаларын сезонның тәмамлануы белән котлады һәм актив хезмәте, театр эшенә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.