Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру һәм авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан аграрийлары дучар булган корылыкка бәйле вәзгыятькә аерым тукталдылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җәйге салкыннар һәм явым-төшем кытлыгы аркасында, терлек азыгы һәм бөртекле культураларның уңышы кимиячәк. Шуңа бәйле рәвештә яклар зыян күргән хуҗалыкларга мөмкин булган ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Гомумән алганда, министр республикада авыл хуҗалыгының тотрыклы үсеш алуын һәм нәтиҗәләрне ныгытуын билгеләп үтте. «2022 елда авыл хуҗалыгы җитештерү индексы 126 процент тәшкил итте – бу илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе», - диде Дмитрий Патрушев.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Авыл хуҗалыгы министры ассызыклаганча, Татарстан традицион рәвештә агросәнәгать комплексы линиясе буенча иң эре дәүләт ярдәме алучыларның берсе булып тора. 2023 елда республикага 4,8 млрд сум бүлеп бирү каралган. Хәзерге вакытта 60 процентка якыны үзләштерелгән, шул исәптән ашлык җитештерүчеләргә каралган акчалар тулысынча җиткерелгән.
Терлекчелекне үстерү турында сөйләгәндә, министр узган ел нәтиҗәләре буенча төбәк илдә сөт җитештерү буенча алдынгы булып кала - 2022 елда 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән.
Шулай ук Дмитрий Патрушев республикада ашламалар буенча эшне һәм мелиоратив комплексны үстерүне югары бәяләде. Моннан тыш, Татарстан традицион рәвештә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша. 2022 елда бу максатларга 1,5 млрд сум юнәлтелгән, агымдагы финанслау күләме 2 млрд сумга кадәр арткан. Төп проектлар юллар, социаль объектлар һәм инженерлык коммуникацияләре төзүгә бәйле.
Дмитрий Патрушев Татарстанга эш сәфәре белән килде. Министр «Бөтенроссия кыр көне – 2023» агротехнологик күргәзмәсендә катнашачак, шулай ук авыл территорияләрендәге берничә агропредприятие һәм социаль объектларда булачак.