Татар халкының кунакчыллыгы турында видео төшергән Удмуртия блогеры Виктория Касыймова социаль челтәрләрдә яңа ролигы белән уртаклашкан.
Видеоның әлеге чыгарылышы татар исемнәренә багышланган. Язмасында ул әлеге текстны өч көн өйрәнүе хакында язган. Шигырьнең авторы, аның тормыш иптәше – Рамил Касыймов.
Викториянең Татарстандагы туганнарының кунакчыллыгы турындагы видеосы социаль челтәрләрдә популярлашып китте. Кыз сүзләренчә, клипны ул Татарстан башкаласына беренче килүе вакытында төшергән.