Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Мамадышта булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар «Азбука сыра» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыр заводы эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук аларга җитештерү линейкасын тәкъдим иттеләр һәм ташламалы кредитлаштыру ярдәмендә предприятиене модернизацияләү процессы турында сөйләделәр. Завод продукция җитештерүне арттырырга һәм быел 15 мең тонна төрле сыр җитештерергә планлаштыра.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Предприятие үзенең продукциясен Россиянең 66 төбәгенә җибәрә.