Россия, шул исәптән Татарстан җитештерүчеләре тарафыннан авыл хуҗалыгы техникасы өчен 2 меңгә якын исемдә запас частьләр эшләп чыгарыла. ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Казан Экспо»да оештырылган РФ Дәүләт Советының «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча Комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.
«Россиядә җитештерелгән детальләрнең бәяләре чит илнекеләргә караганда ике тапкыр арзанрак. Импортны алыштыру эше дәвам итә», - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Хәзерге вакытта Татарстанда тракторларның 11 проценттан артыгы һәм авыл хуҗалыгы машиналарының 30 процентка якыны чит илдә җитештерелгән. Республика хуҗалыклары Көнбатыш илләрендә эшләп чыгарылган 117 робот-сыер савучы һәм 156 югары җитештерүчән сыер саву залыннан файдалана.
«Алар туктап калса, бу баш санының тулысынча яраксызга чыгуына китерергә мөмкин. Сыер саву җиһазлары өчен импортны алыштыра торган детальләр җитештерүне үзләштерү буенча эш бара», - дип искәртте Песошин.
Ул Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия селекциясенең өлешен арттыру бурычы куелуын әйтте. Әлеге максаттан Татарстанда 50 орлыкчылык хуҗалыгы һәм дүрт орлык заводы эшли. Бу эшкә фәнни үзәкләр дә җәлеп ителгән.
Утырыш Бөтенроссия кыр көне кысаларында үткәрелә. Реаль кыр шартларында Россия агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсе быел 6-9 июльдә Татарстанда уза.