Балтач районының үзәкләштерелгән китапханәсендә язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.
Очрашуда Балтач урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Зилә Әскарова язучының 1979 елда нәниләр өчен чыккан «Яңа елга күчтәнәч» исемле беренче җыентыгындагы хикәяне яттан сәнгатьле итеп сөйләде. Татар авылы тормышыннан, нигездә, яшь буын кешеләре һәм өлкәннәр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, мәхәббәт коллизияләрен һәм кичерешләрен әхлакый яссылыкта тасвирлаган «Беренче умырзая» хикәясеннән өзек укыган Гадения Зәкиеваның чыгышы язучыда, очрашуда катнашучыларда зур канәгатьләнү хисе калдырды. Ринат Мөхәммәдиев Зилә Әскарова һәм Гадения Зәкиевага култамасын куеп китап бүләк итте, диелә хәбәрдә.
Ренат Мөхәммәдиев үзенең җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак эшчәнлеге белән таныштырды. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе, 1990-1993 елларда Татарстаннан Россия Югары Советына сайланган халык депутаты буларак, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе, 1995-2000 елларда ул шулай ук Татарстан Республикасы халык депутаты вазифаларын башкарганда күренекле җитәкчеләр белән аралаша, аларның куйган хезмәтләренә дә бәя биреп узды. Россия Президенты Борис Ельцин белән бәйле вакыйгалар да зур кызыксыну уятты.
Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара. Ул шулай ук Халыкара Язучылар, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә аның романнарына нигезләнеп Төркиядә күпсерияле нәфис фильм төшерелә, язучы үзе Төркия университетларында татар тарихы, әдәбияты буенча курсларда лекцияләр укый, диелә хәбәрдә.