Чаллы дәүләт курчак театрының Мольер әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган «Скупой» спектакле Тольяттида узган «Куксъезд» курчак театрлары фестиваленең махсус дипломына ия булды. Жюри театрның перчаткалы курчаклар белән эшләүдә режиссерлык һәм башкару сәнгатен билгеләп үткән.