Апаста гына түгел, республикада танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән Морзалар урта мәктәбенә 50 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды. Бу хакта «Апас-информ» сайты яза.
Истәлекле чарада Морзалар мәктәбендә белем алган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты. Ул биредә белем алган мизгелләрне хәтерендә яңартып, укытучыларга олы хөрмәтен белдереп, ведомство бүләкләрен, Морзалар мәктәбенә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хатын тапшырды.
«Барыгызга да зур рәхмәт. Кем генә булсак та, иң мөһиме сез безне чын кешеләр итеп тәрбияләдегез», – диде ул. Рафис Хәбибуллин озак еллар балаларга белем биргән мөхтәрәм укытучы, остазы Зиннәт ага Хәйруллинга аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде, истәлекле бүләк тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова мәктәп җитәкчелеген, коллективын, биредә белем алган укучыларны тәбрик итеп, район башлыгының котлавын ирештерде.
«Белем йортыгыз киләчәктә дә чәчәк атсын, бик күп уңышларга ирешергә насыйп булсын! Коллективыгызга күтәренке рух, сәламәтлек телим» , – диде ул.
Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин, Морзалар мәктәбе директоры Рифат Бәдретдинов үзләренеӊ чыгышларында белем учагының җәмгыятьтәге тоткан урыны, укытучыныӊ абруе, биредә белем алган күренекле шәхесләр турында фикерләрен белдерделәр, киләчәктә очрашулар булганда да сагынып кайтырга чакырдылар, диелә хәбәрдә.