Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм итә торган социаль проектларга грант биреләчәк

Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар конкурсында быел «Хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү» дигән яңа номинация барлыкка килде. Яңа номинация кертү турында Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров «Татар-информ» матбугат конференциясендә сөйләде.

«Быел конкурста 21 номинация тәкъдим ителде, шул исәптән иҗтимагый оешмалар инициативасы буенча бер яңа номинация барлыкка килде. Бу – «Махсус хәрби операциядә катнашучыларының һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү». Бу юнәлеш буенча гаризалар килә инде. Коммерцияле булмаган сектор һәм гражданлык җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләсенә битараф түгел, аларга ярдәм итәргә телиләр, шуңа күрә конкурс комиссиясе хуплап чыкты», – дип хәбәр итте Кадыйров.

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсының гомуми фонды быел 106 миллион сумнан артык тәшкил итә. Коммерцияле булмаган оешмалар 500 мең сумга кадәр, 1 миллион сумга кадәр һәм 3 миллион сумга кадәр грантка гариза бирә ала.

«Бу акчалата премия түгел, ә социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру өчен чара. Җиңүчеләрнең проектлары киләсе елда ук гамәлгә ашырылачак», – дип белдерде Кадыйров.

Конкурсның яңа номинациясенә гаризаны махсус хәрби операциядә катнашучыларның яки өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә теләгән коммерцияле булмаган оешмалар бирә ала.

«Социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешма директоры Зөлфия Сафина сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстандагы күп кенә коммерцияле булмаган оешмалар өчен мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм итү аеруча мөһим.

Конкурска гаризалар 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2023 елның октябрендә билгеләнәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus