Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар ахуны Габделсамат Шәһидуллин турында китап чыгачак

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә тарихчы, педагог, фәнни хезмәткәр Рәшид Амишов белән очрашты. Яшь галим мөфти хәзрәткә басмага әзерләнүче яңа китабын күрсәтте, ул күренекле мөселман дин әһеле, ахун, мөхтәсиб Габделсамат Шәрәфетдин улы Шәһидуллинның (1866-1928) тормыш юлын өйрәнүгә багышланган.

Әлеге хезмәттә аның биографиясе беренче тапкыр тирәнтен өйрәнелә. Габделсамат ахун тарихта тирән эз калдыра, аның хезмәтләре Россия империясе хакимияте тарафыннан таныла, зур дәүләт бүләкләренә ия була. 1921 елда хәзрәт ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү кампаниясендә катнаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Моннан бер ел элек Рәшид хәзрәт мөфтигә «Татар дин галиме Нургали Хәсәнов» дип исемләнгән яңа китабын да тәкъдим иткән иде. Әлеге монографиядә яшь тарихчы тарафыннан күренекле татар мөселман дин әһеле, галим, шәех Нургали Хәсәновның (1852-1919) тормыш юлы, карашлары, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, шәхси сыйфатлары, гаиләсе һәм иҗаты өйрәнелгән, дин галименең китаплары, мәкаләләре бирелгән.

Нургали Хәсәнов 30 елдан артык Буа шәһәре мәдрәсәсе белән җитәкчелек иткән, күпләгән шәкертләр тәрбияләгән, күпкырлы дини һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән татар халкы тарихында тирән эз калдырган. Хезмәт тарихчылар тарафыннан рецензияләнгән.

Камил хәзрәт әлеге фидакарь шәхесләрнең тормышын өйрәнүдә, исемен кайтаруда күрсәткән тырышлыклары өчен Рәшид Амишовка рәхмәтен белдерде, беренче тапкыр бай тарихи чыганакларга, архив материалларына таянып башкарылган фәнни хезмәтләрен югары бәяләде. Ул шулай ук галимгә Казан шәһәренең «Зәңгәр мәчете» тарихы буенча фәнни хезмәт язарга тәкъдим итте, якын киләчәктә «Зәңгәр мәчет»нең эшчәнлек планнары белән таныштырды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus