Иртәгә төнлә, 21 июньдә, Татарстан территориясендә томан һәм бераз яңгыр көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Болытлы булачак, әмма көндез явым-төшем фаразланмый. Синоптиклар шулай ук төньяк-көнбатыштан исәчәк җил турында хәбәр итә, аның тизлеге көчәйгән вакытта секундка 14 метрга җитә ала.
Һава температурасы төнлә +3..+8 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк.