Казахстан Президент Касым-Жомарт Токаев 12 июньне Абай өлкәсендәге урман янгыннарында һәлак булучылар истәлегенә илкүләм матәм көне дип игълан итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
«Бу безнең халкыбыз өчен зур фаҗига. Әлеге кыен вакытта көчле булыгыз. Сезнең авыр кайгыгызны уртаклашам», - диде ул.
Казахстанның көньягындагы Абай өлкәсендә чыккан янгыннарда 14 кеше һәлак булган. Абай өлкәсендә янгынның мәйданы 60 мең гектарга җиткән.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин илдә масштаблы урман янгыннарына бәйле рәвештә Казахстан Президентына кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган иде.