В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ 2022 елда Татарстан территориясендә ике һәм Самара өлкәсе территориясендә бер нефть ятмасын ачу турында таныклык алды. Бу хакта Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык материалларында хәбәр ителә.
Республика территориясендә Көнчыгыш-Такташ ятмасы ачылды. Анда С1 категориясендәге 368 мең тонна нефть запасы бар. Шулай ук Кукуевское ятмасында 268 мең тонна (С1) һәм 746 мең тонна (С2) нефть запаслары бар.
Самара өлкәсендә Шелашниковск ятмасы ачылды. Анда С1 категориясендәге нефть запаслары 1353000 тонна, ә С2 категориясендәге 2532000 тонна дип бәяләнә.