Татарстанның Питрәч районы прокуратурасы эте 6 яшьлек балага ташланган хатын-кызга карата белдерелгән гаепләү карарын хуплады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Суд ачыклаганча, 2022 елның августында исерек хәлдәге әлеге хатын-кыз Пимәр авылында урамга этен йөртергә алып чыккан. Шулай ук вакытта, этнең борынчыгы булмаган. Кайсыдыр мизгелдә хатын-кыз этен 6 яшьлек балага өстергән, ул аның җилкәсен тешләп алган.
Нәтиҗәдә, кызның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.
Хатын-кыз үз гаебен өлешчә таныган. Суд аңа сәламәтлеккә белә торып җиңелчә зыян китергән өчен иреген бер елга чикләү рәвешендәге җәза билгеләгән.