Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе балалар арасында Корбан бәйрәме темасына рәсем һәм шигырь бәйгесе башлануы турында игълан итте. Конкурста Саратов шәһәрендә яшәүче 4-15 яшьлек малайлар һәм кызларны катнашырга чакыралар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балаларга мөстәкыйль рәвештә, олылар ярдәменнән башка А3 форматындагы кәгазьдә буяу яки фломастер белән мөселманнарның төп тантанасы – Корбан бәйрәме темасына рәсем ясарга кирәк.
Моннан тыш, конкурска гаилә белән иҗат иткән шигырьләр дә кабул ителә. Балаларның шигырь укуын видеога төшерү шарт.
Иҗади эшләрне 2023 елның 25 июненә кадәр кабул ителә. Бәйгенең җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.