Түбән Кама районында авыл сабантуйлары киләсе җомгада башлана. График белән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов таныштырды. «Туган як» сайтында шул хакта хәбәр ителә.
9 июньдә сабан бәйрәме Кызыл Яр авылында уза. Ул 16 сәгатьтә башлана.
10 июньдә Сабантуй Кама Аланы бистәсендә (14:00 сәгатьтә башлана), Олы Афанас (10:00) һәм Каенлы (11:00) авылларында уза.
11 июньдә бәйрәмне Тоба (15:00), Кызыл Чапчак (12:00), Иске Чишмә (10:00), Шәңгәлче (11:00), Ширәмәт (11:00), Түбән Уратма (11:00) авылларында оештыралар.
17 июньдә сабан бәйрәмен Трудовой бистәсендә 14 сәгатьтән билгеләп үтәргә җыеналар.
Моннан тыш, районның сигез торак пунктында авыл бәйрәмнәре уза.