Балаларга һәм 15 яшькәчә яшүсмерләргә интернет кулланырга һәм социаль челтәрләрдә утырырга киңәш ителми. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте. «Российская газета» шул хакта яза.
«15 яшькә кадәр – бу виртуаль дөньядан башка узарга тиешле чор. Бу хакта психологлар, галимнәр әйтә, бу минем шәхси фикерем генә түгел», - диде ул «Беренче канал»га биргән интервьюсында.
Министр сөйләвенчә, ул кызының 15 яшьлегенә төймәле телефон бүләк иткән.