Якындагы көннәрдә Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. Республикага яңгыр, боз яварга мөмкин, әмма һава температурасы күпкә төшмәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, иртәгә яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә +15..+20 градус һәм көндез +21..+26, урыны белән 31 градуска кадәр фаразлана.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәгә республика территориясендә яңгыр һәм көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы урыны белән +32 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
Чәршәмбе яшенле яңгыр, урыны белән боз яву ихтимал. Һава температурасы +15..+20 градус, төнлә +21..+26, урыны белән 31 градус фаразлана.
1 июньдә һава торышы үзгәрә. Төнлә яңгыр һәм яшен булырга мөмкин, әмма көндез атмосфера фронты китү сәбәпле, явым-төшем туктаячак. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, ә көндез +21..+26 градус була.
Якынча мәгълүматлар буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә һава торышы җылы, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы +21..+27 градуска кадәр фаразалана.