Быел югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзгәрә, документларны электрон тапшыру өстенлекле алым булачак. Бу хакта Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка сылтама белән РИА Новости яза.
«Һәр елның кабул итү кампаниясе үзенчә гаҗәп. Һәрвакыт ниндидер нечкәлекләр килеп чыгып тора. Һәм быелгы кабул итү кампаниясе дә узган елгылардан аермалы була. Аермасы нәрсәдә? Документларны электрон тапшыру алымы өстенлекле булачак», – диде Фальков «Россия 24» телеканалы өчен Наилә Аскер-задега биргән интервьюсында.
Министр сүзләренчә, буенча «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы системасын камилләштергәннәр. «Тест төгәлләнде дияргә була. Быел ул дәүләт хезмәтләре бердәм порталы белән яхшырак берләштерелде. Чыгарылыш укучыларының күбесе суперсервистан кулланыр дип өметләнәбез», – диде Фальков.