17 май көнне «Мирас» мәдәният йортында «Түбән Кама! Без булдыра алганча ярдәм итәбез» исемле хәйрия кичәсе була. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
17:30 сәгатьтә коры армия душы һәм «Браслеты выживания» ясау буенча мавыктыргыч мастер-класслар узачак.
18:30 сәгатьтә кунакларга шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт тәкъдим ителә. Шулай ук хәрбиләр өчен ирекле иганәләр дә кабул ителә.
Хәйрия кичәсе Кызыл Чишмә бистәсе, Үзәк урам, 5 адресы буенча уза. Керү түләүсез.