12 майда Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә «Курай» ансамбле халык коллективының хисап концерты булды. Анда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов катнашты. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.
Чараның хөрмәтле кунаклары арасында Березовский шәһәр округының мәдәният һәм спорт идарәсе җитәкчесе К.Репин, «Современник» мәдәният йорты директоры Н. Лавелина, «Айгөл» мәчете карамагындагы Попечительләр советы рәисе Ф.Нәбиуллин да бар иде.
Хәйдәр Гыйльфанов Свердловск өлкәсендә татар мәдәниятен пропагандалаган өчен Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең Мактау грамотасын ансамбльнең җитәкчесе Илнур Хәмидуллинга тапшырды. Шулай ук халык коллективын «Колибри» һәм «Юность» коллективлары, шулай ук «Тамчы» балалар коллективы да котларга килгән иде.
«Курай» милли коллективы 2009 елдан Илнур Хәмидуллин җитәкчелегендә эшли. Үзенең оешуыннан бирле «Курай» актив концерт эшчәнлеге алып бара, гастрольләргә йөри, күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә даими катнашып тора. Коллектив берничә тапкыр «Урал сандугачы» татар җырын һәм музыкасын башкаручыларның ачык фестиваль-конкурсы лауреаты булды. 2019 елда коллективка «үзешчән сәнгать иҗатының халык коллективы» исеме бирелгән.