«Буыннар бәйләнеше бакчасы» бөтенроссия акциясе кысаларында Кукмара шәһәренең Мирсәй Әмир урамы башындагы территориягә 25 төп алмагач, 5 кара миләш үсентесе утыртылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.
Агач утыртуда район башлыгы Сергей Димитриев, ветераннар, «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре, Манзарас мәктәбенең яшьармиячеләре, «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы егет-кызлары, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, укытучылар, әти-әниләр катнашты.
Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, бүгенге көнгә кадәр дүрт мең төп агач үсентесе утыртылган. «Алдагы елларда аларның саны тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм. Балалар, әти-әниләр, ветераннар белән бергәләп агач утырту – ул үзе бер тарих. Берничә елдан биредә бик матур алма бакчасы булыр дип ышанам. Агачлар тернәкләнеп китсеннәр өчен аларны тәрбияләп торырга, су сибәргә кирәк була», - диде ул.
«Акциягә без, ветераннар да, теләп кушылдык. Мин бирегә иптәшем Азат белән килдем. Балалар белән бергәләп без дә агач үсентеләре утырттык һәм тирә-юньне яшелләндерүгә үз өлешебезне керттек», - диде Әлфинур ханым Сабитова.