Быел Казанда мәктәпне тәмамлаучылар иң еш медицина һәм IT белән бәйле һөнәрләрне сайлаячак. Бу хакта югары уку йортларына документлар тапшыручы абитуриентларның һәм колледжларга, училищеларга керергә ниятләүчеләрнең әти-әниләре әйтә. Бу хакта SuperJob сервисы үткәргән сораштыруда әйтелә.
Сораштыру күрсәткәнчә, мәктәп укучылары тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптән ешрак китә башлаган. Балаларының колледжга яки училищега керү планнары турында сораштырылган ата-аналарның 30 процент әйткән.
«Мәктәпне тәмамлагач, балалары укуларын югары уку йортында дәвам итәргә ниятләвен 48 процент ата-ана белдерде. Баланың урта уку йортына керергә җыенуы турында сораштыруда катнашучыларның 30 проценты сөйләде. Баланың чыгарылыш кичәсеннән соң эшкә барырга әзерлеге турында ата- аналарның 3 проценты әйтте», - дип билгеләп үтелә тикшеренү материалларында.
Югары уку йортына керергә җыенучыларның 29 проценты IT-юнәлеш буенча укырга тели. Популярлык буенча икенче урында – медицина. Аннан соң инженерлык белгечлекләре килә. Дүртенче урында – икътисад, бишенчедә юрист, дизайнер, архитектор һәм тренер белгечлекләре.