Кристиан Апостол архивыннан
Бүген Мәскәүдә Түбән Кама рәссамы Кристиан Апостол күргәзмәсе ачыла. Уникаль авторлык техникасында нефть белән эшләнгән 10 картина арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов портреты да бар.
Нефть белән рәсем ясау - сынлы сәнгатьтә чагыштырмача яңа юнәлеш. Түбән Кама остасы сүзләренчә, ул гадәти булмаган алым белән очраклы гына мавыкмаган.
«Татарстан - нефть һәм нефть химиясе төбәге. Мин Түбән Камада яшим, анда нефть химиясе тармагы зур үсеш алган. Кеше буларак та, рәссам буларак та, мин моның белән горурланырга кирәк дип саныйм. Бу безнең өстенлегебез. Татар «нефтьчелеге» символы булырга теләр идем», — дип сөйли Кристиан үзенең мавыгуы турында.
Һәр рәссамның мондый материал белән рәсем ясауда үз серләре бар. Нефть, майлы буяулардан аермалы буларак, шактый озак — бер атна чамасы кибә. Ләкин өченче көнне үзенчәлекле ис бөтенләй юкка чыга, ә майлы рәсемнәрдә ис көчлерәк саклана. Рәсемнең төсе югалмый, киресенчә, вакыт узу белән гадәти булмаган алтынсу төс ала.
«Минем стильдә көчле контраст бар: символика һәм кара төстәге орнаментлар, минем моңа нинди ысул белән ирешүем – «сер». Күпчелек рәссамнар уртаклашуны сорыйлар, ләкин мин әлегә әзер түгел», ди ул.
Россия башкаласындагы күргәзмәдән соң Түбән Кама остасы Кытайда да үз картиналарын тәкъдим итәргә ниятли. Ә Рөстәм Миңнехановның портретын, мөмкин булса, рәссам шәхси очрашуда үзенә тапшырырга хыяллана.