Казанның Совет районы прокуроры таләбе буенча күзәтчелек ведомствосы «Светлая Долина» торак комплексында өч яшьлек кызны кыйнау фактыннан соң тикшерү оештырды, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Социаль челтәрләрне күзәтү барышында лифт янында ир-атның кечкенә балага берничә тапкыр аягы белән тибү видеосы ачыкланган.
Прокурор таләбе буенча оператив төркем һәм опека органнары вәкилләре шунда ук урынга китә. Хокук бозучы ачыкланган, ул шундагы 25 яшьлек кеше булып чыккан.
Хәзер баланың сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Ир-атны җаваплылыкка тарту чаралары күрелә.