«СалаваTik»лар төркеме «Эх, тала-тала» халык җырына яңа клип чыгарды. Видеода - Мексика антуражы һәм танылган татар артистлары – «Казан егетләре» төркеменең экс-солистлары Артур Минһаҗев, Вәли Фазлыәхмәтов һәм Марат Галимов.
«Халык җырлары «СалаваTik»лар репертуарында аерым урынны алып тора. Хәтерләсәгез, аларның беренче башкарган җырлары да татар хылык җыры «Әпипә» иде. 2020 елның февралендә чыккан видеоны 241 мең кеше караган», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Яңа клипның үзенчәлеге булып сәнгать бизәлеше тора. Анда «СалаваTik»лар сомбреро кигән шаян «борыч» белән бергәләп бииләр, төрле музыка уен коралларында уйныйлар.
«Бу проектны күптән күзәтеп барам һәм эшегезне, алган юнәлешегезне бик мөһим дип саныйм. Татар телен саклау мәсьәләсе бик актуаль. «СалаваTik»тагы балаларның татарча сөйләшүләре шатландыра, җырларны яратып башкарулары күренеп тора. Аларга карап, яшьтәшләре дә үрнәк ала бит», – дип белдерә танылган артист Вәли Фазлыәхмәтов.
«Җырлар яздыру, репетицияләрдә шөгыльләнү – «СалаваTik»ларның көндәлек эшләре. Моннан тыш, концертларга да әзерләнәбез. 19 май – Татарстан матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» бинасы каршында булачак бәйрәм чарасында да катнашабыз. Моннан тыш, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә дә нәни дусларыбызга «Туган авылым» комплексында зур бәйрәм әзерлибез», – ди оештыручылар.
«СалаваTik»лар фанатларына тагын бер күчтәнәч әзерләгән. «СалаваTik»лы туган көн» бәйгесе башланып китте. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади: сабыйларның яраткан журналы «Салават күпере»нә 2023 елның икенче яртыеллыгына язылырга, язылу квитанциясенең күчермәсен редакциябезнең электрон почтасына − salavatkupere@mail.ru яки Казан шәһәре Декабристлар урамы, 2 йорт («Татмедиа» АҖ, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресына җибәрергә кирәк булачак. 3 июль 13:00 сәгатьтә очраклы саннар ярдәмендә Вконтакте челтәрендә туры эфирда җиңүчене билгелибез. Җиңүчене туган көнендә СалаваTikлар үзләре килеп котлаячак. Ә һәр катнашучы дипломга ия булачак. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз», – ди редакция хезмәткәрләре.