Татарстанда санитар икеайлык башланганнан бирле битараф булмаган кешеләр биш меңнән артык законсыз чүплек урынын ачыклады, дип хәбәр итте республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул халыкны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) экологик акциясендә катнашырга чакырды.
«Ваемсыз булмаган татарстанлылар ярдәмендә бу вакыт эчендә 5 меңнән артык чүплек ачыкланды, ә соңгы өмәгә 586 мең кеше чыкты. Росприроднадзор акция үткәрә, әгәр дә сез безнең республиканы тагын да чистарак итү буенча креатив идеяләргә ия булсагыз, катнашыгыз, иң яхшы инициативалар өчен призлар вәгъдә итәләр», - дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында, постка ул күптән түгел узган өмә фотосын урнаштырган.
Исегезгә төшерәбез, Росприроднадзор «Экология – һәркем эше» акциясен үткәрә. Ул кызыклы, стандарт булмаган, иҗади идеяләр, инициативалар, әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә, экологик агартуга һәм экокультураны популярлаштыруга багышланган күренекле проектлар өчен премияләр түләүне күздә тота.