Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын тантаналы рәвештә суга төшерде. Ул Татарстан ихтыяҗлары өчен төзелгән. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Быел без республика өчен суга ике «Метеор» төшерергә, причалларны, дебаркадерларны, булган гражданнар флотын реставрацияләргә тиеш. Бүген бу юнәлештә эш башланды, программа үтәлә. Завод коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә», — диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, Горький исемендәге завод дәүләт заказлары белән тәэмин ителгән, ә гражданнар флотын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру аның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Горький исемендәге Яшел Үзән заводында «Метеор-2020» проекты буенча су асты канатларында ике тиз йөрешле пассажир судносы төзелешенә стартны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 26 февралендә бирде. Шул ук вакытта судноларның Советлар Союзы геройлары Михаил Девятаев һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә аталуы билгеле булды.