Актанышның Карач авылында нибары бер кеше яши. Ул – фермерлык белән шөгыльләнүче Тәлгать Арсланов. Шуңа да карамастан авылда Бөек Җиңү алып килгән батырларның рухы онытылмый. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Моннан берничә ел элек Карачта читтә яшәүче авылдашлар ярдәме белән һәйкәл төзелде. Тәлгать абый әлеге изге, истәлекле урынны күз карасы кебек кадерләп, тәрбияләп тора.
Җиңү бәйрәменә дә һәйкәл тирәсен матурлап, тәртипләп куйган. Бүген Карачка кайткан авылдашлар белән бик матур бәйрәм оештырдылар.
Истәлекле очрашуга Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина килде, туган авылларын онытмаган карачлыларны бәйрәм белән котлады. Гүзәлия ханым Тәлгать абыйга авылны яшәтүе, Бөек Җиңү алып килгән батыр авылдашларының рухын саклавы өчен рәхмәтен белдерде.