Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәрби гаиләсен сабыйлары тууы белән котлады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Кызлары туу белән гаилә күпбалалы булды. Гаиләдә инде 2 малай бар, хәзер аларның кечкенә сеңлеләре бар.
Яшь әнине генә түгел, ә отпускка кайткан хәрбине, гаилә башлыгын да шатлыклы вакыйга белән котлады район башлыгы.